2017 елның 30 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017 елгы Дөнья чемпионаты призерларын бүләкләү булды

2017 елның 30 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017 елгы Дөнья чемпионаты призерларын бүләкләү булды
Урын:
Дата: 30.08.2017

2017 елның 30 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2017 елгы Дөнья чемпионатында призлы урыннар яулаган билбау көрәше буенча спортчылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов спортчылар һәм тренерлар составы белән очрашу кысаларында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, 2016-2017 еллардагы халыкара ярышларда җиңүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды («Татарстан Республикасының атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре» мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте).