Бездән билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренеры Рәшит Гаффарович Хәбибрахманов китте.

Бездән билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренеры Рәшит Гаффарович Хәбибрахманов китте.
Урын:
Дата: 08.01.2019

2019 елның 08 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә 66 нчы яшендә Хәбибрахманов Рәшит Гаффар улы билбау көрәше буенча Россиянең атказанган тренеры, халыкара категорияле судья вафат булды.

Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясе Рәшит Гаффаровичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Җирләү вакыты 10 гыйнварда булачак.