Татарстан билбау көрәше федерациясе ярышларны трансляцияли башлый

Татарстан билбау көрәше федерациясе ярышларны трансляцияли башлый
Урын:
Дата: 29.01.2016

30 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы билбау көрәше федерациясенең рәсми сайтында - http://fbnp-rt.ru/ - кече яшьтә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең турыдан-туры видеотрансляциясе узачак.
Исегезгә төшерәбез, 30 гыйнварда Әлки районының Базарлы Матак авылында яшь егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелеге узачак. Республика билбау көрәше федерациясе беренче тапкыр 2002-2004 елгы спортчылар өчен шундый дәрәҗәдәге ярышлар үткәрә. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 200дән артык спортчы катнашу өчен гариза бирде.
Яхшы карау!