08-11 июнь көннәрендә Черкесск шәһәрендә /КЧР/ билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Көрәш ирекле һәм классик стиль буенча үткәрелде. Татарстан көрәшчеләре төрле дәрәҗәдәге 18 медаль: 6 алтын, 3 көмеш һәм 9 бронза медаль алып кайттылар.