Россиянең атказанган тренеры Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улын искә алу көне

Россиянең атказанган тренеры Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улын искә алу көне
Урын: Казан
Дата: 14.05.2022

2022 елның 14 маенда Бохара мәчетендә (Казан шәһәре) Россиянең атказанган тренеры Шәйхетдинов Әсхәт Шәйхетдин улын искә алу көне узды. Чарада аның укучылары, балалары һәм оныклары катнашты. Күренекле көрәшче, тренер, укытучы, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре, ачык, коммуникабельле, гадел, югары дәрәҗәдәге профессионал булган кеше турында җылы сүзләр әйтелде.

Спорт көрәше Җәмгыятен оештыру турындагы карар Теләче районы хакимияте башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиуллович 1998 елда Чекмарев Петр Александрович, Хәбибуллин Хәбир Сабирович һәм Галимарданов Рифат Нәҗип улы катнашында узган очрашуда кабул ителде.