Дөнья беренчелеген Теләчедә дә уздырырга мөмкин!

Дөнья беренчелеген Теләчедә дә уздырырга мөмкин!
Урын:
Дата: 14.12.2014

14 декабрьдә Теләчедә «Батыр» спорткомплексында билбау көрәше буенча 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында дөнья беренчелеге старт алды.
Ни өчен нәкъ менә Теләче районына шундый масштаблы ярышлар уздыру хокукы ышанып тапшырылган? Әйе, чөнки бу район үзен иң яхшы яктан күрсәтте һәм бүгенге көндә районда борынгы татар көрәш төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең моңарчы күрелмәгән үсеше күзәтелә, бу-билбау көрәше.

Ярышларда дөньяның 20 төрле иленнән 300дән артык спортчы катнашты. Кызганычка каршы, бу юлы Сербия һәм Нигерия спортчылары барып җитә алмады, әмма һәрхәлдә Әрмәнстан, Украина, Белоруссия, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Абхазия, Әзербайҗан, Литва, Латвия, Карача-Черкесстан яшь спортчылары үзләренең гадәти булмаган осталыкларын күрсәттеләр. Искәртеп узабыз, Россия ике команда белән тәкъдим ителде, ә Татарстан аерым җыелма команданы тәкъдим итте.

Турнирны ачу тантанасында Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Руслан Мәхмүтов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Теләче муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

» Спортчыларның һәм җанатарларның шатлыклы күзләрен күрү бик күңелле", - дип сәламләде ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Руслан Мәхмүтов, Татарстан Хөкүмәтенә һәм район җитәкчелегенә ярышларны яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Динар Гыйниятуллин, «Теләче» балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, Теләче халкының берсе дә читтә калмавын билгеләп үтте.

Төньяк Осетия Республикасы билбау көрәше федерациясе президенты Сослан Сикоев рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады: «Татарстан - илебезнең иң спортлы төбәкләренең берсе, һәм бүген биредә Бөтен дөньядан иң көчле көрәшчеләр җыелды. Мин сезгә календарь елын лаеклы тәмамларга һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә телим.

Журналистлар белән сөйләшкәндә Руслан Мәхмүтов Татарстанның хәзер спортны үстерү планында Россиянең күрсәткеч төбәге булуын, менә Теләче районы да дөньяның өлкәннәр чемпионаты дәрәҗәсендә юниорлар беренчелеген үткәрүен һәм район һәм тулаем республика яшьләренең мотивацион проектларына задел бирүен әйтте. Монда әзерлек дәрәҗәсе бик югары, моның өчен тренерларга аерым рәхмәт әйтергә кирәк.

Быел беренчелектә көрәш ике стильдә-классик һәм ирекле стильдә барды. Финал җиңүчеләренең исемнәрен киләсе санда хәбәр итәчәкбез.