Халыкара билбау көрәше федерациясенең IX «Россия - спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашуы

Халыкара билбау көрәше федерациясенең IX «Россия - спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашуы
Урын: Казан, Россия
Дата: 10.09.2021

Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә 2021 елның 8-10 сентябрендә «Россия - спорт державасы» IX Халыкара спорт форумы узды. Әлеге чарада 100дән артык спикер катнашты, алар арасында Халыкара билбау көрәше федерациясе (IBWA), IBWA президенты Вәлиев Рафик Гариф улы һәм IBWA генераль секретаре Хәбибуллин Хәбир Сабирович та бар иде. Халыкара спорт оешмалары җитәкчеләре белән дөньяда билбау көрәшен алга таба үстерү турында сөйләшүләр алып барылды.

Сулдан уңга таба рәсемдә - IBWA президенты Вәлиев Рафик Гариф улы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы, IBWA генераль секретаре Хәбибуллин Хәбир Сабирович